Мәләкәс елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,5 км, бассейнының мәйданы 68 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы – Куады авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы – Чаллы шәһәренең көньяк-көнбатыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 83 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Куадының 1,4 тән алып 5,3 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 105 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Куады бассейнында суның гомуми күләме 2 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.