Эчтәлек

Кеше һәм пәридән туган зат, гаять олы гәүдәле, гайре табигый көчкә ия, хәтәр дошман һәм шул ук вакытта Идегәйнең кан кардәше (туганнан туган абыйсы).

Кара Тиен алып бар кешедә курку уята. «Ярты дөньяны үзенә буйсындырып тотучы» кодрәт иясе Шаһ Тимернең кызын урлавы аның куәтен раслаучы дәлил булып тора.

Әсәрдә Кара Тиен алыпның тышкы кыяфәте җентекле тасвирлана: әгәр ул басса, йолдызлардан да биегрәк була, утырса, кыяга охшый, аның күкрәге — күпер, куллары — бура, колаклары калкан кебек. Халык иҗатында (фольклор әсәрләрендә) персонажларны мондый төгәллек белән тасвирлау сирәк очрый.

Кара Тиен алыпның мистик үзенчәлекләре һәм гайре табигый мөмкинлекләре турында да тәфсилле бәян ителә: ул искиткеч көчле, алдан күрә белү сәләтенә ия, аны ук та, кылыч та алмый, күз карашына түзеп торып булмый, аны бары үзенең коралы белән генә юк итәргә мөмкин. Әлеге сыйфат үзенчәлекләре күпчелек эпик геройларга хас (гомумтөрки Алпамыш, казакъларның Алмамбәт, Кобланды батыры, кыргызларның Манасы һ.б.). Бу халык иҗаты геройларының тамырлары уртак булуны раслый.

Шуңа да карамастан, мифология персонажына хас күп кенә сыйфатларга ия булган Кара Тиен алып башка төрки-татар фольклоры әсәрләрендә очрамый, бары «Идегәй» һәм аның милли версияләрендә генә урын ала. Каракалпак версиясендә ул — дию нәселеннән булган дәү Каратиен. Монда аның эпик герой белән көрәше дастанның татарча версиясендәгегә караганда, киңрәк һәм төгәлрәк сурәтләнә.

Әдәбият

Татар халык дастаны «Идегәй» // Совет әдәбияты. 1940. № 11/12;

Идегәй: Татар халык дастаны. К., 1988;

Татарский народный эпос. К., 1990; Иҙеүкәй менән Мораҙым: Тарихи кобайыр. Өфө, 1994.         

Автор  — Ф.И.Урманчеев