Биографиясе

1918 елның 1 октябре, Сембер губернасы Буа өязе, хәзер Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылы – 1944 елның 14 августы, Украина ССРның Ивано-Франковск өлкәсенең шәһәр тибындагы Бурштын посёлогында җирләнә.

Хорновар-Шигалы тулы булмаган урта мәктәбен (1934), Батырев педагогика училищесен (1937) тәмамлый.

Чүпрәле районының Алешкин-Саплык һәм Яңа Әлмәле мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1939 елның сентябреннән Кызыл Армиядә.

Төмән хәрби-пехота училищесен (1941) тәмамлый.

1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче гвардия армиясенең 276 нчы укчы дивизиясе 873 нче укчы полкта рота командиры. 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Львов-Сандомир һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 12–14 августында Коростеньки авылы (Украина ССРның Ивано-Франковск өлкәсе Галич районы) янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. 521 нче биеклекне штурмлаганда, солдатлар төркеме башында елга буйлап фашистлар тылына чыга. Дошманга гранаталар ыргытып, траншеягә бәреп керәләр. Түгәрәк оборона оештырып, гитлерчыларның контрһөҗүмнәрен кайтаралар.

Бәрелештә өлкән лейтенант П.С.Юхвитов һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

П.С.Юхвитовның бюстлары Иске Чүпрәле авылындагы Геройлар аллеясында һәм Хорновар-Шигали авылында урнаштырыла. Туган авылында урамга һәм мәктәпкә аның исеме бирелә.

Әдәбият      

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 159, 200, 201;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 189.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина