Нефтьнең гиперген (тышкы) шартларда оксидлашу процесслары, шул исәптән җир асты сулары йогынтысында Җир өстендәге яисә Җир астындагы биологик деградация һәм физик җилләнү нәтиҗәсендә үзгәрүеннән хасил була.

Улаксыман һәм яссы катлам рәвешендә очрый. Бензол, хлороформ, күкертле углеродта эри. Элементлар составы(%): C – 76-86, H2 – 8-12, S – 0,25-9, N – 0,3-1,8, O2 – 2-9. Төп составы асфальтеннардан (70% ка кадәр) һәм майлардан (30% ка кадәр) гыйбарәт.

Асфальтитларның катламлы чыганаклары Татарстан чигенә якын гына, Башкортстанның көнбатышында (структур бораулауның Калтасы мәйданы) һәм Оренбург өлкәсенең төньягында (Садки чыганагы) табылган.

Асфальтитлар аз күләмдә Сок-Чишмә валы (ТРның көньягы) табигый битум чыганакларында очрый.

Лак, махсус замазка, җилем, изоляция материаллары һәм башкаларны эшләп чыгаруда кулланыла