Тарихы

1728 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук урман кисү, агач эше, мичкә ясау, йон язу, тимерчелек, слесарь эше, тегүчелек, итек тегү тарала.

1871 елда, И.Я.Яковлев башлап йөрүе буенча, Сембер губернасы халык училищелары инспекторы И.Н.Ульянов тарафыннан бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла; 1895 елда, И.Я.Яковлев тырышлыгы белән һәм аның хисабына мәктәпнең яңа бинасы төзелә (хәзер анда И.Я.Яковлев мемориаль музее урнашкан), 1897 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы мәктәбе итеп үзгәртелә, 1900 елда земство хатын-кызлар мәктәбе эшли башлый.

1886 елда И.Я.Яковлев һәм приход халкы хисбына агачтан Архистратиг Михаил чиркәве корыла (сакланмаган). Чуаш Тайбасы, Чуаш Чурапаны авыллары халкы шуның приходына карый.

XX йөз башында столярлык остаханәсе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1718,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Ударник» колхозы оештырыла. 1940 елларда «Слава» колхозы бүленеп чыга, 1950 елда аңа «Слава», Ильич исемендәге (үзәк утары – Ивановка авылы), «Майский» (үзәк утары – Маёвка поселогы, хәзер сакланмаган), «Красный пахарь» (үзәк утары – Хулаш поселогы, хәзер сакланмаган) колхозларыкушыла. 1959 елдан авылда – «Родина» (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы), 1967 елдан – Ленин исемендәге, 1990 елдан – «Память Яковлева» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1995 елдан «Память Яковлева» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2007 елларда «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе (үзәк утары – Жуково авылы) эшли.

Халкы башлыча «Колос» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Октябрь революциясеннән соң – башлангыч мәктәп, 1928 елда крестьян яшьләр мәктәбе ачыла, 1934 елда алар тулы булмаган урта мәктәпкә берләштерелә, 1939 елда уку йорты – урта (1976 елда яңа бина төзелә; 2008 елда И.Я.Яковлев исеме бирелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1920 елларда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, зиратта (2010) һәм И.Я.Яковлев йорты урынында (2013) Архангел Михаил кәшәнәләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Таван ен» фольклор ансамбле эшли (2010 елдан).

Авылдан көнбатыштарак «Кылна елгасы тамагы» табигать истәлеге урнашкан.

1998 елда элекке мәктәп бинасында (1895) И.Я.Яковлев мемориаль музее ачыла (1985 елда мәктәп музее буларак нигезләнә, хәзер – Тәтеш төбәге тарихы музее филиалы). Экспозиция мәйданы – 200,5 кв.м, 1900 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Бүлекләрдә мәгърифәтченең тормышы һәм эшчәнлеге, аның варислары, мәктәп һәм авыл тарихы һ.б. хакындагы материаллар урын алган. Экспонатлар арасында – И.Я.Яковлевның кара савыты, чуаш халкының көнкүреше һәм этногрпафиясе әйберләре, җирле чиркәү руханиеның XX йөз башы гыйбадәт киеме һ.б.

2008 елда музей бинасы янында И.Я.Яковлев бюсты урнаштырыла.

Мәгърифәтче туган йорт урынында кәшәнә (2013), «Кошки-Яңа Тимбай авылының атаклы кешеләре» мемораль комплексы, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына һәйкәл корылган.

Авыл янында археология истәлекләре – Хулаш I, II авыллыклары (Имәнкискә культурасы, монголларгача чор болгар ядкәре), Хулаш торулыгы (Буралы курган культурасы), Хулаш шәһәрлеге (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

А.Е.Алга (1913–1977) – шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Чуаш АССРның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Сугышчан Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

А.М.Волгин (псевдонимы – Анатри Элькуш) (1903–1982) – шагыйрь, педагог, Бөек Ватан сугышында катнашучы;

И.И.Иванов (1848–1883) – язучы, тәрҗемәче, очеркчы;

А.Г.Казакова (1903–1968) – җырчы (лирик сопрано), Чуаш АССРның атказанган артисты;

И.С.Максимов-Кошкинский (1893–1975) – драматург, тәрҗемәче, актер, театр һәм кино режиссеры, җәмәгать эшлеклесе, Чуаш АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

П.Т.Петров (псевдонимы – Тихон Педэрки) (1903–1976) – прозаик, драматург, педагог, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Н.А.Резюков (1898–1969) – тел галиме, Бөек Ватан сугышында катнашучы;

А.В.Рекеев (1848–1932) – мәгърифәтче, педагог, тәрҗемәче, этнограф, җәмәгать эшлеклесе, икенче дәрәҗә Изге Анна ордены кавалеры;

Ф.Н.Рекеев (1915–1988) – педагог, мәгариф эшен оештыручы, Чуаш АССРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

М.А.Сугалов (псевдонимы – Серте Мишши) – шагыйрь, прозаик, публицист;

А.В.Тимбай (чын фамилиясе – Тимофеев) (1925–1999) – шагыйрь, журналист, Бөек Ватан сугышында катнашучы, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

И.Я.Яковлев (1848–1930) – мәдәният һәм Идел буе халыкларын агарту эшлеклесе, педагог-мәгърифәтче, хәзереге заман чуаш язуын һәм яңа тип милли мәктәп системасын булдыручы, җәмәгать эшлеклесе, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, икенче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, икенче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 679,
1880 елда – 812,
1897 елда – 1016,
1913 елда – 1244,
1920 елда – 1258,
1926 елда – 1042,
1938 елда – 865,
1949 елда – 492,
1958 елда – 272,
1970 елда – 577,
1979 елда – 416,
1989 елда – 232,
2002 елда – 249,
2010 елда – 227,
2021 елда – 140 кеше (чувашлар).