Мишә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 33,4 км, бассейнының мәйданы 235 км2.

Елга башы Теләче районы Борчаклы Яз авылыннан 3 км көнчыгыштарак, тамагы Питрәч районы Раевка авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы — 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Нырсының 1,6 дан 6,3 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы су ташу вакытында муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 166 мм, ташу агымы катламы 109 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,45 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.