Биографиясе

1917 елның 17 марты, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Фионовка авылы – 1982 елның 15 ноябре, Пермь өлкәсе, Кизел шәһәре.

Кизелдә машинист булып эшли.

1938 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 407 нче аерым разведка ротасының отделение командиры (43 нче армиянең 334 нче укчылар дивизиясе).

Көнбатыш, Калинин, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941–1942 еллар), Смоленск (1943 ел), Белоруссия, Балтыйк буе (икесе дә – 1944 ел), Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 16 августында Личунья авылы (Латвия ССРның Баус районы) янында батырлык күрсәтә; 1945 елның 30 гыйнварында Шиппенбайль торак пункты (Көнчыгыш Пруссия) янында дошман траншеяларына беренчеләрдән булып бәреп керә; 1945 елның 15 мартында Грюнвальд торак пункты янында Лаутер елгасын (Кёнигсберг шәһәреннән 37 км көньяк-көнбатыштарак, хәзерге Калининград шәһәре) беренче булып кичә һәм каршы ярда ныгып урнаша.

1945 елдан запаста, Кизел шәһәрендә шахтада тау эшләре остасы булып эшли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1967. Кн. 2;

Слава солдатская. Пермь, 1984;

Хостенков А.Г. Славен их путь боевой. Калининград, 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.