Мәкаләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниара диалогны ныгыту буенча Махсус илчесе М.Ш.Шәймиевнең Татарстанда өч телдә полилингваль белем бирүне үстерү турында стратегик карашлары чагылыш таба. Концепциянең эчтәлеге дөньяда күптелле белем бирүне үстерүнең заманча тенденцияләрен исәпкә алып, 03.08.2018 елның 317 нче Федераль закон таләпләренә туры китереп, республиканың тел күренешләрен чагылдырган материалларында эшләнгән. “Полилингваль белем бирү” терминының контент-анализы нигезендә автор тарафыннан ике үзара бәйләнешле мәгънә аерып күрсәтелә. Шул караштан “полилингваль белем бирү” һәм “билингваль белем бирү” терминнарының эчтәлеге Россия гомуми белем бирү системасына җайлаштырып тулырак ачыла.

Полилингваль белем бирү мәктәптә кимендә өч тел өйрәнүнең үзара бәйле поцесслар берлегеннән һәм укыту һәм тәрбия бирүнең максатчан юнәлешле процессларын, укучыларны шәхси үстерү һәм социализацияләүне ким дигәндә өч телдә оештырудан гыйбарәт. Полилингваль комплекс кысаларында гамәлгә ашырыла торган укыту фәннәре һәм дәрестән тыш программалар укучы балада нигезен милли тәңгәллек тәшкил иткән этномәдәни асыл булдыруга юнәлтелә. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәткән статистик материалларда, автор тарафыннан телләр өйрәнүнең инвариант юнәлеше тәкъдим ителә. 2019/2020 уку елында республика мәктәпләрендә Татарстанда яшәүче халыкларның җиде туган телен өйрәнү оештырыла: рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм иврит телләре.

Сылтама ясау өчен: Ялалов Ф.Г. Концепция развития полилингвального образования в Республике Татарстан // Научный Татарстан. 2019. №3. С.80–96.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ялалов Фәрит Габделгазиз улы, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында фән буенча директор урынбасары, e-mail: yalalov51@mail.ru