Биографиясе

1931 елның 28 июне, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы — 1995 елның 29 октябре, Казан; Минзәлә шәһәрендә җирләнә.

1949–1956 елларда Минзәлә районы урта мәктәпләрендә укытучы.

1956–1960 елларда А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (Мәскәү) укый.

1960–1965 елларда ТАССР Министрлар Советының радиотапшырулар һәм телевидение комитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, «Ялкын» журналының әдәбият бүлеге мөдире.

1965 елдан «Чаян» журналында, 1968 елдан җаваплы сәркәтип.

1950 еллардан көндәлек матбугатта әсәрләре басылып килә.

Иҗаты

«Туган җир туфрагы» (1963), «Үлемсез Акылгали» (1964), «Тармаклы яшен» (1981), «Урман кызы» (1991), «Кайнар туфрак» (2001), «Ярсулы яз» (2002) исемле хикәя җыентыклары, «Кичерелмәс гөнаһ» (1959 елда Минзәлә татар драма театрында куела), «Гарасат» (икенче исеме «Чулпан таңны уята», 1973 елда шул ук театрда куела) пьесалары авторы.

Сабитовның әсәрләренә катлаулы сюжет, үзенчәлекле характерлар хас, автор геройларның күңел дөньясын нечкә психологик алымнар белән ачып бирергә сәләтле. Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше, идея-эстетик кыйммәте ягыннан югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.

Сабитов әдәби тәрҗемәләре белән дә укучыларга таныш. Ул П.Л.Трэверсның «Мэри Поппинс» (1972), Р.Э.Распеның «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» («Приключения барона Мюнхгаузена», 1974), Ф.Зальтенның «Урман әкияте» («Бемби», 1980) повестьларын татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Хуҗин М. Өч күңел // Казан утлары. 1999. № 8.

Шабаев М. Ихлас күңелле авылдашым // Казан утлары. 2002. № 6.

Автор – Г.М.Габделхакова