Мезозойның юра чорында барлыкка килгәннәр, дип исәпләнелә.

Үзенчәлекле билгеләре: гәүдә һәм канатларын каплаучы тәңкәләр, хортумчык сыман суыра торган (тешле көяләрдә — кимерә торган) авыз аппараты тора.

Үсеше тулы әверелешле — йомырка, личинка (гусеница), курчак, олы бөҗәк.

Олы күбәләкнең канат җәеме 3,2 дән 300 мм га кадәр. Аларның төсе һәм бизәге саклагыч роль уйный һәм үз төре вәкилен тануда әһәмиятле. Башының ян-ягында мозаик сурәт бирүче катлаулы зур күзләр (27 меңгә кадәр фасетлы) урнашкан. Сизү органнары мыекчыклар өслегендә, тәм органнары авыз өлешендә һәм тәпиләрендә урнашкан, ишетү органнары әлегә төнлә актив югары формалы отрядларныкы гына билгеле.

Үрчемлелеге һәр төр өчен төрлечә, бер дистәдән берничә йөзгә кадәр (кайбер ефәк күбәләкләре), хәтта 2–3 мең (ябалакчыклар) күкәй салырга мөмкин. Күбәләк күкәйләрен, гадәттә, гусеницалар өчен азык булып торган үсемлеккә сала. Йомырка формалары еш кына үзенчәлекле, бу исә систематика өчен мөһим. Личинкаларында кимерә торган авыз аппараты һәм ялган корсак аяклары бар. Күбәләкнең күп кенә төрләренең гусеницалары авыл хуҗалыгына, җимеш һәм урман үсемлекләренә зыян китерә, шулай ук азык-төлек запасларын, мех һәм йон әйберләрне боза. Курчаклары, гадәттә, капланган (кузы) типта.

Күбәләкләр отрядына 140 меңгә якын төр керә. Ябалакчыклар (2300 тирәсе), карышлавыклар (1500 тирәсе), яфрактөргечләр (1250), көяләр группасындагы (к. Чын көяләр) төрләр аеруча киң таралган һәм күп санлы.

Күбәләкләрнең гомум кабул ителгән классификациясе юк. Традиция буенча отряд 2 асотрядка бүленә: тигезканатлылар (беренчел көяләр, нечкәканатлылар) һәм төрлеканатлылар. Тигезканатлылар фәкать төнге күбәләкләрне генә үз эченә алса, төрлеканатлыларга исә көндезге һәм шулай ук төнге күбәләкләр дә керә.

Татарстан территориясендә күбәләкләрнең 1000 гә якын төре очрый: 150 көндезге күбәләк, аларны чукмар мыеклылар дип тә атыйлар, һәм 800 тирәсе төнге күбәләк яки төрле мыеклылар. Бөтен җирдә яшиләр.

Кәбестә күбәләге, лимонница, кычыткан күбәләге, көндезге тавискүз, икар күбәләк, утлы күбәләк — Татарстанда гадәти яшәүче көндезге күбәләкләр. Төнге күбәләкләрдән алмагач җимешашары, гамма-ябалакчык, йогырт балкарак, каен карышлавыгы һ.б. еш очрый.

Бөҗәкләрнең аеруча зур отрядларыннан берсе буларак, күбәләкләр табигатьтә зур роль уйныйлар. Туклану чылбырында аларның әһәмияте зур, чөнки гусеницалар, үсемлек биомассасын кулланып, үзләре дә күп кенә умырткалы һәм умырткасыз хайваннар өчен азык булып тора. Күбәләкләр үсемлекләрне серкәләндерүдә мөһим (еш кына үзенчәлекле) бөҗәкләр. Алар арасында авыл хуҗадыгы һәм урман хуҗалыгы корткычлары (мәсәлән, кәбестә күбәләге, алмагач җимешашары, парсыз ефәк күбәләге) да очрый.

Күп кенә төрләренең саны кими. Кайберләре — юкка чыгу алдында (мәсәлән, таң күбәләге). ТРның Кызыл китабына күбәләкләрнең 27 төре кертелгән (2006).