Успение-Богородица чиркәве. 1902–1910

Кече Подберезье авылы

Тарихы

Авылга XIX йөз башында Олы Подберезье авылыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Починок, Лямочкино исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Успение-Богородица чиркәве (1910 ел, 1990 еллар уртасында янып юкка чыга. 1998 елда беренчел сызымнар буенча яңадан торгызыла, “Агач” эклектиканың псевдорус формасындагы дини архитектура истәлеге, хәзер эшли), башлангыч мәктәп (1886 ел), 1 су һәм 1 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1026 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Подберезье авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Гөбенә” колхозы оештырыла, 1950 елда “Кызыл Гөбенә” колхозы, 1988 елдан “Гөбенә” колхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан – “Гөбенә” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Гөбенә” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзер “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 324,
1897 елда – 532,
1908 елда – 729,
1920 елда – 696 (Озерки поселогы белән),
1926 елда – 615,
1938 елда – 499,
1949 елда – 391,
1958 елда – 328,
1970 елда – 358,
1979 елда – 274,
1989 елда – 205,
2002 елда – 186,
2010 елда – 140,
2017 елда – 148 кеше (руслар).