Зур сусөяр

Дөнья фаунасында 2000 нән артык төре билгеле, Татарстанда – 5.

3 төркемгә бүленәләр: 1) су асты үсемлекләре буенча шуышучылар, начар йөзәләр; 2) аяклары йөзүгә җайлашкан яхшы йөзүчеләр; 3) тирестә яшәүчеләр.

Сусөярләрнең гәүдәсе йомыркасыман яки озынча түгәрәк, өсте – нык кабарынкы, асты яссы. Коңгызлар таркала баручы үсемлек матдәләре белән туена. Күкәйләрен су өслегендә яки үсемлеккә беркетелгән кузыда сала, кайвакыт ана зат кузыны бүксәсендә йөртә. Личинкалары – ерткычлар. Дымлы җирдә курчакланалар.

Татарстан территориясендә сусөярләрнең түбәндәге төрләре аеруча билгеле.

Зур сусөяр (Hydrous piceus L.) – семьялыкның иң зур вәкиле (гәүдә озынлыгы 34–47 мм), зәйтүнсыман-яшел төсмерле кара. Язын коңгызлар личинкаларның үсеше өчен яраклы сулыклар эзләп актив хәрәкәтләнә. Суда активлыгы түбән, күбрәк үсемлекләр буенча хәрәкәтләнә, еш кына, һава сулау өчен, су өслегенә чыга. Личинка күбесенчә вак моллюсклар белән туена, шулай ук балык маймычларын юк итә.

Кече сусөяр (Hydrophilus caraboides) 14–18 мм озынлыкта, кара. Яхшы йөзә.

Ике төре дә агымсыз яки акрын агымлы сулыкларны өстен күрә.

Сыер тизәгендә Sphaeridium scarabaeoides очрый.

Зур сусөяр ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).