Биографиясе

1906 елның 19 октябре, Курск губернасы Щигры шәһәре — 1968 елның 21 июле, Казан.

1941 елда СССР Нефть халык комиссатиатының җитәкче хезмәткәрләр курсын тәмамлый.

1923 елдан Курск өлкәсе һәм Төньяк Осетия АССР геология оешмаларында эшли.

Кама Тамагы (1941 елдан), Шөгер (1942 елдан) һәм Ромашкино (1946 елдан) нефть разведкасы конторалары башлыгы, 1 нче номерлы разведка-бораулау конторасы директоры (1949 елдан), «Татнефтегазразведка» тресты башлыгы урынбасары (1959–1964).

Татарстанда Шөгер, Яңа Елховой һ.б. нефть чыганакларын ачучыларның берсе.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Ромашкино нефть чыганагын ачканы өчен бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.