Эчтәлек

Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының нәфис сәнәгать учреждениеләре турындагы 1902 елның 12 июнь законына нигезләнеп, 1909 елның 27 ноябрендә зәргәрчелек һөнәрчелегенең борынгы үзәге – Лаеш өязенең Балык Бистәсе авылында ачыла.

Казан губерна земство идарәсенең попечительләр комитеты карамагында була (рәисе – А.П.Горталов). Остахане тотуга акчаның яртысын – Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, икенче яртысын Казан губернасы һәм Лаеш өязе земстволары бүлеп бирә.

Училищегә башлангыч белемнәре булган ир балалар кабул ителә. Уку вакыты – 3 ел. Рәсем ясау, акварель, әвәләп ясау, стильләр һәм стильләштерү, сызу, һөнәр технологиясе укытыла.

1 нче сыйныфта производство белеменә вакытның – өчтән бер өлеше, 2 нче һәм 3 нче сыйныфларда өчтән ике өлеше бирелә; укучылар зәргәр, чүкү, кою һәм эмаль эшләрен, бөтерү техникасын үзләштерәләр.

1912 елга югары технологик дәрәҗәдә җиһазландырылган 2 ике катлы таш бина төзелә.

Сәнгать һәм теория дәресләрен остаханәнең мөдирләре, Строганов сәнгать-техник училищесен тәмамлаган А.К.Триандифилидис (1909–1911 еллар, 1914–1916 еллар), П.Г.Ильин (1911–1914 еллар), А.Г.Никитин (1916–1917 еллар) алып баралар; производство белеменә Балык Бистәсе авылы зәргәрләре Н.К.Мохов, П.А.Власов, П.А.Чухин, Н.В.Грязнов, Г.А.Щетинников өйрәтәләр.

Училище тәмамлаган укучыларга ярдәмче мастер, ә 3 елдан соң, башкарылган эшкә хисап бирелгән очракта, мастер исеме бирелә.

Уку планы өч белгечлек буенча белем алуны күздә тота: чүкүче-коючы, зәргәр- бөтерү остасы, коючы-җыючы, әмма практикада укучылар барлык зәркән белгечлекләрен үзләштерәләр. Ел саен остаханәне 6-8 укучы тәмамлый. Бизәнү әйберләреннән тыш, көнкүреш әйберләре: язу приборлары, шәмдәлләр, чәй кашыклары, кысалар, шкатулкалар, ишек тоткалары эшләп чыгарыла.

Укучыларның эшләре ел саен Казан губерна земство идарәсендә үткәрелгән һөнәри белем бирү күргәзмәләрендә күрсәтелә һәм сатыла.

1917 ел ахырына кадәр эшли.

Бүләкләре

Остаханә үзенең эшләре белән Петербургта (1913 ел) үткәрелгән II Бөтенроссия һөнәрчелек-сәнәгать күргәзмәсендә катнаша һәм Зур көмеш медаль белән бүләкләнә.