1949 елның 10 ноябрендә Казанда туа.

 1974 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук студентлар клубында директор, соңыннан Казан мәдәният институтында ВЛКСМ комитеты секретаре, Казан шәһәре укучы яшьләр комсомол комитетында бүлек мөдире, Казан яшь тамашачылар театры директоры.

1981 елдан Татар опера һәм балет театры директоры.

Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге театр контракт системасы буенча эшләүгә күчә.

Репертуар иң яхшы Европа, рус опера һәм балетларыннан төзелә.

2000–2005 елларда театр бинасына реконструкция ясала.

Халыкара Ф.И.Шаляпин исемендәге опера һәм Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивальләрен оештырып җибәрүчеләрнең берсе.

«Почёт билгесе», Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен  орденнары белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.