- РУС
- ТАТ
Алабуга районында урнашкан урман массивы
«Түбән Кама» милли паркының бер өлеше.
Кама һәм аның кушылдыгы Туйма елгалары арасындагы 6760 га мәйданны алып тора; төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба иң зур озынлыгы – 18 км, иң зур киңлеге – 8 км. Территориясе – Камага таба кисәк текәләнеп Туйма елгасы үзәненә сөзәкләнеп күчә торган, көньякка һәм көньяк-көнбатышка юнәлгән авыш яссы калкулык.
Рельефы – эрозион-денудацияле, ерганакланган сызалардан – Кама елгасының уңъяк биек ярларындагы чокырлардан тора (Бай чокыр, Куралы чокыр, Олы Ерхов чокыры һәм башкалар); урман массивының көньяк өлешендә материк дюналары һәм дюна тезмәләре таралган.
Өслеге югары Казанның төп утырмаларыннан һәм дүртенчел системаның комсыл балчыкларыннан һәм комнардан тора.
Зур наратлыкның үсемлек капламында караңгы ылыслы (чыршы, ак чыршы) һәм киң яфраклы (имән, юкә) токымнар даими катнашкан, катлаулы төзелеше белән аерлып торган нарат урманнары өстенлек итә. Наратлыкларның үләнле куакчыл ярусына урман-дала (төньяк йогырты, каурыйсыман кыска сабак, Альп тукранбашы, төкле миләүшә, кызыл яран) һәм тайга (нарат җиләге, кара җиләк, ике яфраклы май чәчәге, төньяк Линней үләне һәм башка) үсемлекләре хас.
Зур наратлыкта аеруча таралган урман төре төркемнәрен катлаулы, куаклы-мүкле һәм мүкле наратлыклар тәшкил итә. Катлаулы наратлыклардагы агачлар арасында юкә (юкәле наратлыклар) һәм имән (имәнле наратлыклар) үсә. 1 нче яруста тулысынча нарат өстенлек итә, югары җитештерүчән утыртмалар барлыкка китерә. 2 нче яруста чыршы, сирәк кенә ак чыршы; яхшы үскән куаклыкта миләш, урман зелпесе, сөялле кабар агачы һәм юкә, имән, чыршының яшь агачлары күпчелекне тәшкил итә. Үлән капламы бореал (нарат җиләге, кара җиләк, каеш яфрак) һәм неморал (сәрдә, тайтояк, тонык күкебаш) төрләр кушылмасыннан; урыны белән кураксыман күрәннән һәм бөркет канатыннан тора. Т
уфракның өске капламында дулкынсыман дикранум, Шребер плеврозиумы һәм башка мүкләр үсә. Уңай климат шартларында наратның чыршы белән табигый рәвештә алышынуы бара, катлаулы чыршылыклар барлыкка килә. Куаклы-мүкле наратлыклар Кама елгасының кәсле һәм уртача көлсу туфраклы югары террасаларына туры килә. Алар төзелеше буенча тайганың яшел мүкле наратлыкларына якын, әмма миләш, кабар агачы, тал-тирәктән торучы куаклыклар тагын да куерак. 1 нче ярус нарат агачларыннан гыйбарәт; 2 нче яруста үсүче агачның 30% ка кадәрен чыршы тәшкил итә, кайвакыт аңа имән, юкә кушыла.
Үлән капламы яхшы үскән һәм мүкле наратлыклар өчен хас нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, каен җиләкләре һәм башка үләннән һәм куакчыклардан тора. Тоташ кисентеләрдә күпчелек юкә, каен һәм усактан торучы ясалма утыртмалар яңартыла. Мүкле наратлыклар Кама елгасының түбәнге террасаларында үсеш алган кәсле һәм үтә көлсу комлы туфраклы көньяк-көнчыгыш һәм көньяк кварталларда таралган.
Составы буенча алар – яшел мүкле типик наратлыклар, 1 нче яруста аз гына каен катнаш нарат өстенлек итә. Субстратның коры булуы сәбәпле чыршы аз, 2 нче яруста сирәк очрый. Куаклык һәм үлән капламы аз үсеш алган: яхшы үскән мүк капламында яктылыкка чыдам төрләр – Шребер плеврозиумы, дулкынсыман дикранум, артышсыман политрихум өстенлек итә.
Тоташ кискәндә наратлыклар күрәнле каенлыклар белән алышына. Зур наратлыкта үсемлекләр капламының уртак үзенчәлеге – хуҗалык эшчәнлеге һәм янгыннар нәтиҗәсе буларак, икенчел каен бергәлекләренең һәм усаклыкларның киң таралуы.
1972 елда Зур наратлык составында Кама елгасы буенда урнашкан шул исемдәге табигать истәлеге (гомуми мәйданы 1200 га) бүленеп алына. Истәлекнең сөзәкле-чокырлы биогеоценозларын, нигездә, караңгы ылыслы, киң яфраклы урманнар төзи. Аларның составында төп рольне юкә һәм Себер ак чыршысы алып тора. Ак чыршы һәм аерым чыршылар белән «күрән сәрдә юкәлеге» тибындагы бергәлекләр өстенлек итә; карама һәм элмә агачлары белән бергә 2 нче ярусны юкә формалаштыра (15-20 м биеклектәге берничә сөзәклек), 1 нче яруста – 70-80 елда 30-35 м га җитүче ак чыршы һәм чыршы үсә. Куаклыкта – ак чыршы һәм яфраклы токымнарның яшь агачлары белән бергә катнаш урманның гадәти куаклары. Үлән ярусы яхшы үскән, ул чәчсыман күрән һәм башка киң яфраклы урман төрләреннән һәм эре үләннәрдән (биек аю көпшәсе, Урал төймәчәчәге – Татарстан флорасының сирәк төре) тора.
Ылыслы һәм катнаш урманнарның гомуми фонында буйлы һәм төрле төстәге мергел катламнары киселеше ачылуы пейзажга гадәттән тыш матурлык өсти.
Каманың уңъяк таулы участогы «Кама Жигулие» исеме белән билгеле.
Табигый урыннарның берсе – «Бай чокыр» И.И.Шишкин картиналарында сурәтләнгән («Нарат урманы», «Вятка губернасындагы мачталар урманы»).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.