Яңа Чишмә районы территориясендә, Үргәнеч авылыннан көнбатыштарак урнашкан.

1991 елда язгы адонис популяциясен саклау максатыннан булдырыла. Мәйданы 9,14 га.

Кичү елгасы үзәнендәге көньяк текә сөзәклегендәге урман участогын били.

Югары төзелешле үсемлекләрнең 50 дән артык төре, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән: каурый кылган, Исет ялмачасы билгеләнгән.

Объект дару үсемлекләре резерваты буларак фәнни-гамәли әһәмияткә ия.