20 дән артык төре билгеле. Евразиянең урта поясында һәм Төньяк Африкада үсә.

ТРда күбрәк көньяк-көнчыгыш, ара-тирә төньяк районнарда язгы адонис яки язгы утчәчәк (А. vernalis) очрый. Күбесенчә көньякка караган дала тау битләрендә, башлыча, Кама аръягы төбәкләрендә (карарга Адонис урманы, Владимировка сөзәклеге, Казанка ботаника тыюлыгы, Үргәнеч ботаника тыюлыгы), сирәгрәк Кама алды төбәкләрендә (Яңасала сөзәклеге) үсә. Кара туфракта һәм карасу-соры урман туфрагында яхшырак үрчи.

15-60 см озынлыктагы күпьеллык үсемлек. Тамырчасы вертикаль, кыска. Җиргә якын аскы ботакларыннан берничә туры сабак чыгара. Яфраклары утырма, бармаксыман, вак өлешләргә бүленгән. Чәчәкләре алтынсу-сары, эре, ялгыз. Җимеше – күпчикләвек. Яфрак чыгару белән бер үк вакытта апрель-май айларында чәчәк ата. Җимеше июнь-июль айларында өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив ысул белән үрчи.

Декоратив, агулы, баллы; кыйммәтле дару үләне. Җир өстендәге өлешләрендә гликозидлар, сапониннар, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Үлән һәм чәчәкләренең төнәтмәсе медицинада йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Язгы утчәчәк