Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән 25 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Казан районы Саламыково авыл советы, 1938 елдан – Столбище, 1959 елдан – Лаеш районнары Чемерцы авыл советы, 1963 елдан – Питрәч районы, 1965 елдан – Лаеш районы Столбище авыл советы составында. Халык саны – 369 кеше (1930 ел, руслар).

1972–1979 елларда Казан аэропортын төзү зонасына эләгә, халкы күчерелә.