Актаныш һәм Минзәлә районнары территориясендә, Кама елгасы һәм Ык култыгы (Түбән Кама сусаклагычы) арасында урнашкан.

1963 елда түбәндәге сунарчылык җәнлекләре төрләрен саклау өчен оештырыла: поши, кәҗәболан, янутсыман эт, Европа чәшкесе, ас, ондатра, суда йөзүче кошлар.

Мәйданы 18,6 мең га, шул исәптән урманнар 2,8 мең га.

Тыюлык территориясендә Игим наратлыгы һәм Көләгеш сазлыгы урнашкан. Соры торна, ысылдавык аккош, елга каракошының оялау урыны.