Татарстан территориясендә 4 мең м дан артык тирәнлектәге беренче скважина.

Кристаллик нигездә нефть-газны ачыклау максаты белән 1973-1975 елларда Ромашкино нефть чыганагында (Әлмәт шәһәреннән көньяк-көнбатыштарак) бораулана.

Проект тирәнлеге 4,3 мең м, чынбарлыктагысы – 5 мең м дан артык.

Нигезнең калын катламында токымнарның көчле чатнау һәм ватылуы беленә, тирәнлек арту белән бу үткәрүчән зоналарның күләме һәм продуктлылыгы арта баруы ачыклана. Тыгызлыгы кимегән тирән зоналардан шактый күләмдә югары минеральләшкән, газлар (гелий, углеводлар һәм башкалар) белән туендырылган кайнар су (дебиты тәүлеккә 80 м3 ка кадәр) алына.

Алынган мәгълүматлар Татар гөмбәзе кристаллик нигезнең эчке төзелеше турындагы күзаллауны төптән үзгәртә.