50 дән артык төре һәм төрчәләре билгеле. Гадәттә, ак төстә, кайвакыт үтә күренмәле, сирәк кенә кызгылт, коңгырт, яшькелт төстә була. Катылыгы 3,5-5,5.

Барлыкка килүләре буенча вулканоген, вулканоген-утырма (аеруча сәнәгый әһәмияткә ия) һәм утырма (Татарстандагы барлык чыганаклар) булалар. Чүпрәле районында акбур системасы токымнарында ЦНИИгеолнеруд хезмәткәрләре тарафыннан 5 чыганак (1989-1991), шул исәптән Татар Шатыршаны цеолитлар чыганагы ачыла. Аларның гомуми ресурслары 3 млрд м3 тан артык тәшкил итә.

Цеолитлар сәнәгый һәм табигый газларны, эчәргә яраклы һәм агымсуларны чистартуда, цемент, пластмасса җитештерүдә, авыл хуҗалыгында һәм башкаларда кулланыла.

ТРда җирле цеолитларны туфракны химик мелиорацияләү өчен, терлекчелектә терлек азыгына өстәмә буларак файдаланалар.