Олы Яклы елгасының уңъяк ярында, субүләр киңлектә, Татар Шатыршаны авылыннан (Чүпрәле районы) төньяктарак урнашкан.

1990 елда А.Н.Тюрин тарафыннан ачыклана. 1991-1994 елларда эшкәртелә.

Файдалы катламның яше соңгы акбур чорына карый, мергель-кремнийлы һәм цеолитлы токымнарның калынлыгы 20 дән 38 м га кадәр. Составында опокасыман, кремнезём-цеолитлы һәм известьташлы цеолитлы мергельләрдән торучы 4 катлам бар. Токымнарда цеолитлар (клиноптилотлар) һәм опал-кристобалитларның һәрберсенең күләме 15% тан ким түгел.

Цеолитлы токымнар ачык соры, саргылт-сорыдан акка кадәр, нык түгел, зур күләмле һәм катламлы, борынгы белемнитларның (моллюскларның) «шайтан бармагы» дип йөртелә торган известьле кабырчык (ростр) ватыклары һәм пелеципода кабырчыклары эзләре сакланган.

Татар Шатыршаны цеолитлар чыганагы токымнары адсорбент, ион алмаштыргыч сыйфатында эчәргә яраклы агымсуларны чистартуда, газ һәм һава киптерүдә, төзелеш материаллары һәм әйберләре компоненты буларак, игенчелектә – мелиорант һәм терлекчелектә, кошчылыкта өстәмә азык буларак кулланыла.

Цеолитлы токымнарның запасы (С1-Р1 категориясе буенча): терлекчелек ихтыяҗларына – 71, игенчелеккә – 36, төзелеш материаллары җитештерүгә – 56 млн м3.​​​​​​​