Мәкаләдә борынгылыкның Скандинавия даирәсенә нисбәтле Мордовия табылдыклары анализлана.

Ока-Сура елгалары арасында андый әйберләрнең күренүе көнчыгыш юнәлештә борынгы рус кенәзләренең тышкы сәясәтенең активлыгы турында сөйли. X–XI йөзләр чигендә Владимир I Идел буе Болгарына берничә тапкыр һөҗүм итә. 1006 елда төзелгән Сәүдә килешүе Киев Русе һәм Идел буе Болгар дәүләте арасында икътисади йогынты өлкәләрен аера.

Килеп чыгышы ягыннан Көнчыгыш Европа дружиналары белән бәйле табылдыклар Мордва территорияләренең бер өлеше X йөз ахырында – XI йөз башында борынгы рус дәүләтенең көчле басымы астында булуы турында ачык сөйлиләр.

Сылтама ясау өчен: Беговаткин А.А. О некоторых атрибутах дружинной среды второй половины Х – первой половины XI в. в западной части Среднего Поволжья // Научный Татарстан. 2010. №4. С.10–18.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Александр Алексеевич Беговаткин, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты фәнни хезмәткәре, Мәскәү.