Туфрак барлыкка китерә торган шартлар һәм факторлар:

  • климат,
  • туфрак ясаучы токым,
  • үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы,
  • җирлекнең рельефы,
  • территориянең геологик яше,
  • кешенең хуҗалык эшчәнлеге.

Туфрак катламындагы матдәләр һәм энергиянең үзгәрүе һәм хәрәкәте күренешләре җыелмасыннан тора.

Даими синтез һәм органик матдәләрнең таркалуы нәтиҗәсендә үсемлекләр һәм тау токымнары арасында баручы матдәләрнең биологик әйләнеше туфрак ясалу процессы үсешендә аеруча мөһим.

Туфрак ясалу процессы барышында тау токымнары кушылмалары үзгәрә, аларда үсемлекләрнең туклану элементлары туплана. Туфрак үсешенең башлангыч чорында өзек-өзек туфрак горизонтлары барлыкка килә. Соңрак әкренләп туфрак профиле формалаша, туфрак уңдырышлылыгының билгеле бер табигый тигезлеге урнаша.

Экологик шартлар (геоморфологик, гидрологик) үзгәргәндә туфрак күп кенә яңа сыйфат һәм үзлекләр ала, шул ук вакытта элеккеләре дә саклана.

Аеруча мөһим туфрак ясалу процессы:

  • тау токымнары минералларының үзгәрүе (соңыннан туфрак үзе дә);
  • туфракта органик калдыкларның туплануы һәм трансформацияләнүе;
  • органик-минераль кушылмаларның катлаулы системасын барлыкка китерүче минераль һәм органик матдәләрнең үзара бәйләнеше;
  • биофил элементларның туплануы;
  • формалашып килүче туфрак профилендә су агымы белән туфрак ясаучы продуктларның хәрәкәте.

Бу процессларның төрле кушылмалары үзләренә генә хас генетик горизонт системалары булган билгеле бер туфрак типларын барлыкка китерүче туфрак ясалу процессының төрледән-төрле конкрет формаларын тудыра, алардан исә туфрак профиле төзелә.

Кара туфраклар профиленең формалашуында кәсләнү процессы һәм гумус барлыкка килү өстенлек итә, нәтиҗәдә туфракта гумус, көлле элементлар һәм азот, нигезләр, нык кантарлы һәм бөртекле структура барлыкка килә.

Кәсле-көлсу туфраклар һәм соры урман туфраклары ясалуда алардан башка профильнең өске өлешеннән (элювиаль горизонт) түбәнге өлешенә (иллювиаль горизонт) яки туфрак профиле чигеннән (селтесезләнү, көлсулану, лёсслану, солодлашу һәм башкалар) минераль һәм органик кушылмаларның юылуы белән бәйле процесслар катнаша.

Җыелып торган сулар белән туфрак кирәгеннән артык дымланганда кислород үтеп керү тоткарлана һәм туфрак глейлана, бу вакытта үзгәрүчән валентлы химик элементлар (тимер, марганец һәм башкалар) формалаша, беренчел минераллар таркала һәм үзенчәлекле икенчел минераллар барлыкка килә. Глей горизонты төрле төстә (күгелҗем, зәңгәрсу, соры, кызыл, кара), аз күзәнәкле, су үткәрүчәнлеге структурасыз, сазга һәм сазланган туфракларга хас.

Туфрак ясалу процессы өзлексез баручы процесс һәм бөтен ландшафтның үсеше белән бәйле.