Юыла һәм даими юыла торган су режимы шартларында урман-дала һәм дала зоналарында агач-куак яки болын үсемлекләре астында формалаша.

Катыр туфракларның тозлануы барышында, еш кына микротүбәнлекләрдә (усак, каен агачлыкларында), шулай ук җиңелчә минеральләшкән натрийлы эремәләрнең туфракка даими йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Солодлану процессына хас үзенчәлекләр: селтеле реакция һәм суның сеңмәве аркасында туфракның өске катламындагы минералларның таркалуы, ләмле һәм коллоидлы кисәкчекләрнең профильнең өске өлешеннән уртага күчүе, өске өлештә аморфлы кремний диоксиды туплану.

Шуның белән бергә аксыл яки ачык соры төстәге элювиаль А2 горизонты (солодлар профиле көлсу туфраклар төзелешен хәтерләтә) 5-20 см калынлыкта үсеш ала.

ТР территориясендә солодлар кара туфраклар арасында зур булмаган мәйданнарда очрый; аларның гомуми мәйданы 1,4 мең га. Гумуслылыгы 2-8%, җиңелчә әче реакцияле, еш кына глейланган хәлдә. Көтүлек һәм печәнлек җирләр буларак файдаланыла.

Мелиорация эшләре (органик һәм минераль ашламалар кертеп тирән сукалау) үткәреп, зур мәйданнарны авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен эшкәртергә мөмкин.