Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
табигать истәлеге
Арча районы Урта Курса авылыннан төньяк-көнчыгыштарак, Кесмәс елгасының сул ярында урнашкан.
1991 елда билгеләнә.
Мәйданы 0,5 га.
Җирле зират территориясендәге карт агачларда (нарат, чыршы, каен) соры челәннәрнең 60 лап оясы бар (1991). Биредә үк кара каргалар колониясе (120 дән артык оя) яши. Гади торымтай һәм колаклы ябалак очрый.
Объект беренче тапкыр танылган зоолог М.Д. Рузский тарафыннан тасвирлана (1893).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.