- РУС
- ТАТ
Казансу елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 35 км, бассейнының мәйданы 311,9 км2. Арча районы территориясеннән ага. Елга башы — Пүчинкә-Поник поселогыннан 5 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы — Арча шәһәренең көнчыгышындарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 89 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.
Кесмәснең 0,7 дән алып 8,9 км га кадәр озынлыктагы 19 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11–5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 143 мм, ташу агымы катламы 102 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,45 м3/с.
Язын суы йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л. Елганың түбәнге агымында гомуми күләме 5 млн м3 булган Арча балык үрчетү хуҗалыгы буалары төзелгән.
Елга үзәненең сулъяк сөзәклегендә Курса соры челән колониясе табигать истәлеге урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.