1948 елда Татарстан урман-тәҗрибә станциясе хезмәткәре Д.И.Морохин инициативасы белән оештырыла.

Мәйданы 1,2 га. Төньяк Америка, Европа һәм Азия агач һәм куакларының 105 төре һәм сорты утыртылган. 1955–85 елларда күп кенә төрләренең үсеше буенча фенологик күзәтүләр үткәрелә (нәтиҗәләр 1965–85 елларга урман хуҗалыгына багышланган хезмәтләр җыентыгында басыла). Үсемлекләр үсеше фенофазасы башлануның уртача датасы билгеләнә һәм, шәһәрне яшелләндерүдә файдалану максаты белән, агач һәм куакларның аеруча чыдам төрләре табыла (Н.В.Напалков).

Дендрарий көчле антропоген йогынтыга дучар. Агач һәм куак токымнарының 65, шул исәптән 31 җирле һәм 34 интродуицияләнгән төре; ылыслылардан — чыршылар (гади һәм чәнечкеле), көнбатыш туясы, Себер эрбете; яфраклылардан, җирле токымнардан кала — Амур бәрхете, Маньчжур чикләвеге, Маак шомырты, Уссури грушасы, робиния (ак акация), әлүчә, кара балан һәм башка.

1981 елда Казан дендрарие ТРның табигать истәлеге булып билгеләнә.

Станция хезмәткәрләре тарафыннан студентлар һәм мәктәп укучылары өчен экскурсияләр үткәрелә.