Бу вакытта куәтле өем-яңгыр болытларында яки болытлар белән җир өсте арасында көчле электр разрядлары барлыкка килә – яшен яшьни, күк күкри.

Яшенле яңгыр вакытында җилләп-давыллап яңгыр, кайвакыт боз ява, көчле җил күзәтелә. Атмосфера фронтларында ягъни җылы һәм салкын һава массалары чикләре арасында фронталь һәм, нигездә, дымлы һаваның җирле җылынуы нәтиҗәсендә төштән соңгы сәгатьләрдә барлыкка килүче масса эчендәге яшенле яңгырга аерып йөртәләр.

ТРда елына уртача 23-32 көн яшенле яңгыр явуы күзәтелә, гадәттә, апрельдән сентябрьгә, кайбер елларда кышын да билгеләнә. Яшенле яңгыр апрельдә уртача ике елга бер, майдан августка кадәр – айга 3-9 көн, сентябрьдә елга бер тапкыр күзәтелә. Яшенле яңгыр уртача 2 сәгатькә, сирәк очракларда 10-15 сәгатькә сузыла.

Боз ешрак май-июньдә ява, елга уртача 1-2, максимум 3-8 тапкыр була.