Материк һәм океаннар өстендә формалаша һәм атмосфера циркуляциясе агымы тәэсирендә күчә.

Формалашу районына нисбәттә арктик, уртача, тропик һәм экваториаль һава массаларын билгелиләр, алар үз чиратында диңгез һәм континенталь типларга бүленә.

Температуралар чагыштырмасыннан чыгып, җылы һәм салкын һава массаларын аералар.

Чик буе зоналары – атмосфера фронтлары белән бүленәләр, аларда метеорологик зурлыкларның бик еш үзгәрүе күзәтелә. Һава массалары һава торышы һәм климат режимын билгеләүдә мөһим роль уйный, ә аларның циклон эшчәнлеге процессында алмашынуы һава торышының үзгәреп торуына китерә.

ТР территориясенә арктик, уртача һәм тропик һава массаларының үзара хәрәкәте йогынты ясый, шуның өстенә уртача киңлекләрнең континенталь (50% ка якын) һәм диңгез (20%) һава массалары өстенлек итә.

Көзен һәм кышын күбрәк Атлантик океан диңгезләре, язын һәм җәен континенталь һава массалары үтеп керә. Диңгез һава массалары климатның кырыслыгын киметә, көзен һәм кышын температураны күтәрә, язын һәм җәен төшерә. Салкын арктик (20%) һәм җылы тропик (10%) һава массалары еш кына корылык алып килә.