Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 106,2 км, ТРның чикләрендә – 74,9 км. Бассейнының мәйданы 1,4 км2. Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасында, урта агымы Менделеев районы территориясендә, тамагы Алабуга шәһәре янында. Елга тамагының абсолют биеклеге 205 м, тамагыныкы – 53 м.

Туйманың су җыелу мәйданы көрән алевролит, доломит һәм мергель катламлы баскычсыман калкулыклы тигезлектән гыйбарәт, ул исә кушылдыкларның үзәннәре, ерым һәм сызалар белән ергаланган.

Бассейны асимметрияле: уңъяк яр өлеше шактый зуррак. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%. Нигездә, караңгы ылыслы һәм караңгы ылыслы-киң яфраклы урманнар үсә. Елга үзәне киң, яхшы үзләштерелгән, көньяк-көнбатыш юнәлештә юыла; тирәнлеге – 60-70 м; сөзәклекләр ерым-сыза челтәренең киң таралуы белән аерыла, сул яктагылары – текәрәк һәм кыска.

Туйма Менделеев шәһәре тирәсендә Кама елгасына якын урнашкан (1,5-2 км), аннан фәкать биек таулар һәм тар тау сырты белән генә аерыла. Түбән агымы – Кама тугае чикләрендә. Елга юлы бормалы, тармакланмаган. Ярлары текә. Тугайның тамак өлешендә күлләр күп.

Туйманың 0,4 тән 31,4 км га кадәр озынлыктагы 35 кушылдыгы бар, уң кушылдыклар зуррак һәм мул сулы: Юраш (31,4 км), Буҗай (31,2 км), Көрен (25,6 км), Колтымак (19,7 км), Әлнаш (15,5 км), Чаллы (10,7 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,52 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 146 мм, ташу агымы катламы 117 мм.

Туйма бассейнында кар ныклап эрегән вакытта елгада су биеклеге уртача 2,5 м га (максималь 5-8 м) күтәрелә. Максималь чыгымы 533 м3/с (Алабуга районы Гусевка авылы, 1979). Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана һәм якынча 30 көн дәвам итә. Җәйге челлә тотрыклы, яңгыр ташулары сирәк һәм аларның әһәмияте юк. Яңгыр ташуы агымының катламы 4 мм. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача чыгымы 1,46 м3/с. Коры елларда җир асты сулары белән туена, аның модуле 3-5 л/с·км2. Туйма, гадәттә, ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 50-60 см га (максималь 104 см) җитә.

Суы Буҗай елгасы тамагыннан Менделеев шәһәренә кадәр гидрокорбанат-сульфат-кальцийлы, түбән агымында сульфат-гидрокорбанат-натрийлы типта, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының күләме 3,6 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару һәм сәнәгать предприятиеләрен тәэмин итү өчен файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978). Туйма бассейнында «Түбән Кама» милли паркы урнашкан.