Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 25,8 км, бассейнының мәйданы 147,6 км2. Елганың шактый өлеше Биектау районында, зур булмаган участогы Яшел Үзән районы территориясендә. Елга башы Биектау районы Кече Кавал авылыннан төньяктарак, тамагы Казан чигендә, Кадыш авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Солоницаның 1,2 дән 9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар, иң зурысы – Монастырь инеше (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары өлешенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 202 мм, ташу агымы катламы 107 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Җир асты сулары чыккан урыннарда (Кадыш һәм башка авыллар тирәсендә) елга кыш дәвамында боз белән капланмый. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,5 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л).

Солоница һәм аның кушылдыклары ярларында җир асты сулары чыгышлары (Кадыш чишмәләренең дебиты аеруча югары, алар кушылганнан соң, Солоницаның чыгымы якынча 2 тапкыр арта) бар, шул исәптән Седмиозерный пустыне территориясендәге төзекләндерелгән 2 «изге» чыганак – православие динендәгеләрнең хач кылу урыны. Солоница бассейнында ландшафтлы табигать истәлеге Семиозерка урманы (1986) һәм Зәңгәр күлләр табигать тыюлыгының бер өлеше (1994) урнашкан.