Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кабаланов Куст, Бикбулатово исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда почта станциясе урнаша, мәчет, мәдрәсә, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 577,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Килдураз авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Правда» колхозы оештырыла, 1950 елда «Кызыл Октябрь» (Быковка авылы) белән берләштерелә, 1958 елда берләштерелгән «Коммуна» колхозы (Килдураз авылы үзәге) составына керә, 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Мәдәният

Авылда мәчет бар (2000 елдан).

Халык саны

1782 елда – 55 ир заты;
1859 елда – 278,
1897 елда – 455,
1908 елда – 550,
1920 елда – 515,
1926 елда – 340,
1938 елда – 333,
1949 елда – 271,
1958 елда – 270,
1970 елда – 138,
1979 елда – 94,
1989 елда – 65,
2002 елда – 32,
2010 елда – 21,
2015 елда – 16 кеше (татарлар).