Эчтәлек

Спас районында (элеккеге Яңа Мордва авылы янында) урнашкан.

Яңа Мордва комплексы истәлекләре 1880 елда Н.Ф.Высоцкий, 1960–1970 елларда А.Х.Халиков, 1989 елда Е.П.Казаков һ.б. тарафыннан тикшерелә. 7 туктаулыкны (3 се — неолит, 4 се бронза гасыр дәверләренә карый), 2 авыллыкны (Ананьино культурасы һәм Имәнкискә культурасы), 12 каберлекне һ.б. археологик истәлекләрне үз эченә ала.

Истәлекләрнең күпләп туплануы Идел һәм Каманың күпсанлы елгалары һәм күлләре булган үзәннәрен тоташтырган әлеге төбәктә биол. байлыкларның мул булуы белән аңлатыла. Җирлек төрлечә хуҗалык иткән (җыючылык, сунарчылык, балыкчылык, терлекчелек, игенчелек) борынгы халыкның яшәеше өчен уңайлы булган. Фән дөньясында төрле әйберләр табылган һәм өсләренә элгәреге тимер гасырга хас хәнҗәрләр һәм сугыш балталары сурәтләре ясалган каберташлар куелган Ананьино каберлекләре материаллары киң танылган.

Хәзерге вакытта Яңа Мордва комплексы истәлекләре актив рәвештә Куйбышев сусаклагычы сулары тарафыннан җимерелә.

Әдәбият  

Штукенберг А.А., Высоцкий Н.Ф. Материалы для изучения каменного века в Казанской губернии // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1885. Т. 14, вып. 5; 

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969; 

шул ук. Волго-Камье в начале эпохи раннего железа. М., 1977; 

шул ук. Приказанская культура // Свод археол. источников. М., 1980. Вып. 1–24; 

Археологическая карта Татарской АССР: Западное Закамье. К., 1986.

АвторЕ.П.Казаков