Биографиясе

1885 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе Албай авылы – 1938 елның 30 гыйнвары.

Татар милләтеннән.

Керәшен укытучылар әзерләү үзәк мәктәбен тәмамлаганнан соң (1906 ел), хәрби хезмәткә алына. Казан прапорщиклар мәктәбен (1910 ел), Варшава хәрби фехтование мәктәбен, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен (читтән торып укып, 1915 ел), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1925 ел, Мәскәү) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында штабс-капитан С.В.Домолазов Георгий тәресе белән бүләкләнә. Гражданнар сугышында Казан губернасының Мамадыш өязе хәрби комиссары, 28 нче дивизия (командир В.М.Азин) составындагы 39 нчы полк командиры була. С.В.Домолазов полкы Көнчыгыш фронтта адмирал А.В.Колчак армиясенә каршы сугыша, 1920 елда Көнбатыш фронтта ак поляклар белән сугышта катнаша. Гражданнар сугышын С.В.Домолазов дивизия командиры буларак тәмамлый.

1923–1925 елларда ТАССР хәрби комиссары. 1937 елга кадәр Дон һәм Идел буе хәрби округларында җаваплы вазифалар башкара.

Репрессияләр чоры корбаны, үлгәннән соң аклана.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Фёдоров А.Ф. Октябрьские зори. М., 1962;

Борцы за счастье народное. Казань, 1967. Кн.1;

Глухов-Ногайбек М. Казанский Ретро-Лексикон. Казань, 2002.