5–7 төре билгеле, Җир шарының уртача һәм субтропик төбәкләрендә үсә.

ТРда бер төре — гади көтүче сумкасы (C. bursa-pastoris) таралган, республиканың барлык җирендә очрый, яшелчә чәчүлекләрен, кыр культураларын чүпли.

Тамыр яны яфраклары яфрак таралгысына җыелган, алар — тоташ, каурыйсыман телмә, ланцетсыман, сабаклы һәм сабакны тоташ каплаган яфраклар. Чәчәкләре вак, ак, алсу яисә саргылт, калкансыман (чәчәк ата башлаганда), аннан соң озынчаланган чуксыман чәчәк оешмасында урнашкан. Җимеше — ян-якларыннан кысылган өчпочмаклы кузак формасы белән сумкага охшаган (исеме шуннан алынган). Майдан сентябрьгә кадәр, вегетация чоры беткәнче чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Бер үсемлек 50 меңгә якын орлык бирә, алар туфракта 6 елга кадәр яшәргә сәләтле (җәй дәвамында 2–3 буын өлгерә); язгы һәм көзге формалары бар.

Көрәш чаралары — агротехник һәм химик.

Яшь яфраклары ашарга яраклы.

Көтүче сумкасының төнәтмәсе һәм сыек сыгынтысы медицинада һәм ветеринариядә кулланыла.

Гади көтүче сумкасы