Һәр елга үзенең кушылдыклары (1 нче, 2 нче һәм башка тәртиптәге) белән бергә елга системасын хасил итә. Елгалар халәтенең су биеклеге һәм чыгымының тәүлеклек, сезонлы һәм күпьеллык тирбәнешләре, боз кату күренешләре, су температурасы, ташкыннар күчергән китерелмәләр күләме, эрегән матдәләрнең составы һәм концентрациясе рәвешендәге закончалыклы үзгәрешләрен елгалар режимы дип атыйлар, ул, нигездә, елгаларның туену үзенчәлегенә һәм шул җирлекнең климат шартларына бәйле.

ТР территориясендә озынлыгы берничә йөз метрдан алып берничә йөз километрга җиткән 4 мең тирәсе елгалар исәпләнә. Аларның күпчелеген кече елгалар тәшкил итә: су җыелу мәйданнары 2 мең км2 га кадәр һәм озынлыклары 100 км дан ким. Эре елгаларга Идел, Кама, Вятка, Агыйдел керә; 20 елганың озынлыгы 100 км дан артык (Ык, Зөя, Олы Чирмешән, Кондырча, Иж, Дала Зәе, Чишмә, Мишә, Кече Чирмешән, Гөбенә, Минзәлә, Казансу һәм башкалар), 400 ләп елганың озынлыгы 10 км дан ким түгел. Республика территориясендәге барлык елгалар Идел бассейнына керә, аларның гомуми озынлыгы 20 мең км дан артык. Елгалар челтәренең уртача тыгызлыгы 0,37 км/км2, иң зур тыгызлыгы (0,48 км/км2) Көнчыгыш Кама алдындагы Иж һәм Туйма елгалары бассейнында, иң аз тыгызлыгы (0,33 км/км2) Көнбатыш Кама аръягында, бигрәк тә Үтәк һәм Бизнә (0,20-0,25 км/км2) елгалары бассейнында. Еллык су агымының 60-80% ын кар сулары, калганын җир асты һәм яңгыр сулары тәэмин итә. Еллык су агымы модульләре 3-5 л/с·км2 тирәсе, аның иң күбесе (10 л/с·км2) Илләт, Казансу, Шушма бассейннарында, иң азы (1-1,5 л/с·км2) Идел һәм Каманың комлы сулъяк яр террасаларында. Республиканың барлык елгаларына 30-60 көнгә сузыла торган язгы су ташулар хас, гадәттә, алар Көньяк-Көнбатыш Идел алдында (Зөянең сул кушылдыкларында) мартның соңгы көннәрендә һәм Төньяк Кама алдында (Шушма һәм Иж бассейннарында) апрельнең беренче бишкөнлегендә башлана. Су ташу чорында агып төшкән уртача су катламы 80 мм, Идел, Кама, Вятканың комлы сул ярлары террасаларында 20-50 мм дан алып, Төньяк-Көнбатыш Кама алдында 100-140 мм га кадәр. Җәйге су кимү чорында елгаларда су биеклеге күпкә кими, кайберләре, бигрәк тә Көнбатыш Кама аръягында, кибә. Җәйге саегу көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су ташулар белән уртача 2-3 тапкыр, Зөя бассейнында 4-6 тапкыр өзелә. Шул ук вакытта елгаларда су чыгымы уртача 10 тапкырга, иң кечеләрендә 25 тапкырга кадәр арта, көзен су биеклегенең берникадәр күтәрелүе күзәтелә, нигездә, ул парга әйләнүнең кимүе һәм транспирация (көзге явым-төшемнәр грунт сулары запасын тулыландыруга китерә) хисабына керә. Кышын елгаларда тотрыклы саегу күзәтелә, бу чорда елгаларны туендыручы җир асты сулары запасы акрынлап кими бара, су чыгымы җәйге чордагыдан 1,5-2 тапкырга кими. Елгаларда бозлар уртача 31 октябрьдән (Иж бассейны) 6 ноябрьгә (Олы Чирмешән, Ык бассейннары) кадәр күренә башлый; 7-10 көннән соң елгаларның күпчелегендә тотрыклы боз ката, кыш ахырына бозның калынлыгы Көньяк-Көнбатыш Кама аръягында 50 см һәм республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында 75-80 см һәм калынрак та була. Бозның тулысынча юкка чыгуы апрельнең 2 нче ункөнлегенә туры килә. Үзендә эрегән тозларның составы буенча сулар, нигездә, гидрокарбонат-хлоридлы-кальцийлы һәм гидрокарбонат-сульфатлы-кальцийлы типта. Территориянең күпчелек өлешендә суның минеральләшүе 250-500 мг/л, урыны белән 500-750 мг/л га кадәр җитә. Суның болганчыклыгы уртача 440 г/л, җиңел юылучан балчыклы мезозой токымнары булган Көньяк Идел алды өлешендә 1500 г/л га кадәр һәм аннан да югары була.

Елгалар – табигый мохитнең иң әһәмиятле элементы: эчәргә яраклы һәм сәнәгый сулар чыганагы, табигый су юлы, гидроэнергиянең яңартыла торган чыганагы, балыклар һәм башка төче су организмнарының, суүсемнәрнең тереклек итү урыны. Татарстан территориясендә Иделдәге иң зур Куйбышев сусаклагычы һәм Камадагы Түбән Кама сусаклагычы комплекслы әһәмияткә ия, шулай ук Дала Зәе елгасында Зәй сусаклагычы һәм Бөгелмә Зәе елгасында Карабаш сусаклагычы бар. Болардан тыш, су белән тәэмин итү, сугару, балык үрчетү максатларында күп кенә буалар төзелгән.