Биографиясе

1930 елның 27 ноябре, Мәскәү – 1993 елның 6 октябре, Казан.

1955 елда Казан медицина институтын, бер үк вакытта Мәскәү физкультура институтын тәмамлый.

1955–1960 елларда Киров өлкәсендә район хастаханәсе баш табибе. 1961 елдан Казанда, 1967 елдан шәһәр онкология диспансерында. 1970–1991 елларда Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында, 1976–1986 елларда патофизиология лабораториясе мөдире. Бер үк вакытта 1986 елдан Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә һәм 10 нчы шәһәр хастаханәсендә хирург һәм анестезиолог-реаниматолог булып эшли.

Фехтование буенча СССРның спорт остасы, СССР Кубогы иясе (1963).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре имгәнүләр һәм шок вакытындагы үлем алды халәтенә карый. Базаревич һәлакәт медицинасының фәнни һәм гамәли нигезләрен, гадәттән тыш хәлләр вакытында дәвалау чараларын эшли.

Хезмәтләре

Медиаторные системы и функции дыхания при кровопотере и шоке. Казань, 1973.

Медиаторные механизмы регуляции дыхания и их коррекции при экстремальных состояниях. Л., 1979.