Биографиясе

1937 елның 2 марты, Ленинград — 2001 елның 8 ноябре, Санкт-Петербург.

А.Н.Островский исемендәге Ленинград театр институтының театр куелышы факультетын (Н.П.Акимов остаханәсе) тәмамлый (1961).

Новосибирсктагы «Красный факел» театрында сәхнәгә куючы рәссам (1961–1964), Воронеж Яшь тамашачылар театрында баш рәссам (1964–1966), РСФСР Сәнгать фондының Воронеж бүлегендә бизәүче рәссам (1966–1973), бер үк вакытта өлкә нәшрияты белән хезмәттәшлек итә.

1973 елдан — Ленинградта, Ленсовет исемендәге театрда рәссам, Ленинград телевидениесендә сәхнәгә куючы рәссам. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1975).

Иҗаты

С.Ф.Мәүлебердин. «Пляжда». 1980 ел

Мәүлебердин бизәгән спектакльләр арасында — А.Н.Арбузов пьесасы буенча «Шәһәрдә таң» («Город на заре»), Дж.Родари әкияте буенча «Джельсомино алдакчылар илендә» («Джельсомино в стране лжецов»), А.Гайдар повесте буенча «Барабанчы язмышы» («Судьба барабанщика»), А.В.Вампилов пьесасы буенча «Өлкән ул» («Старший сын»), М.Горький пьесасы буенча «Залимнәр» («Варвары») һ.б.лар бар (1962–1966).

Мәүлебердинның сценография, нәкышь һәм графика әсәрләренә образларның югары дәрәҗәдә гомумиләштерелүе, кыска, ачык пластик форма, сәнгать теленең кырыс тыйнаклыгы хас. Мәүлебердин монументаль һәм аеруча станлы нәкышьтә уңышлы эшли, нәкышь (май, темпера) һәм график натюрморт (офорт, литография, линогравюра, гуашь) остасы булып таныла, пейзаж һәм портретка мөрәҗәгать итә; еш кына образны билге яки символ буларак сурәтли (офорт — «Натюрморт», 1978; нәкышь — «Шешә һәм рюмка белән натюрморт», 1978; «Көзге каршында 1», «Көзге каршында 2», гуашь, 1980 еллар; «Төсләр натюрморты», 1990; «Кызыл урындыкта», 1991; «Натюрморт 5», 1997; «Баш сөяге һәм китап», 1990 еллар; «Авылда төн», «Дачада», «Җәйге бакчада», «Сусанна», 1980 еллар; «Малай портреты», 1985 һ.б.).

«Кара туфраклы төбәк» исемле зона (1960 еллар), Ленинград рәссамнарының шәһәр (1975 елдан), нонконформист рәссамнар (Ленинград, 1982–1983), «Татарт» төбәкара бөтентатар (Санкт-Петербург-Казан, 1991) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1991, 2002, 2004 елларда уза (Санкт-Петербург).

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Б.М.Кустодиев исемендәге Әстерхан картиналар галереясында саклана.

С.Ф.Мәүлебердин. «Малай портреты». 1985 ел

Әдәбият

Мавлюбердин Султан Фаррахович. Живопись. Графика: Буклет. СПб., 2004.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова