50 дән артык (башка мәгълүматлар буенча якынча 200) төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – ике яфраклы төн миләүшәсе (P. bifolia) үсә; барлык (ешрак – көньяк) районнарда зур булмаган төркемнәрдә очрый. Урман аланнарында, куаклыкларда үсә.

25-40 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры бүлбесыман. Сабагы киң эллипс формасында яхшы үскән 2 яфраклы. Чәчәкләре ак, вак, цилиндрсыман чук чәчәк төркемендә, төнгә һәм яңгыр алдыннан көчәюче хуш исле. Җимеше – бик күп вак орлыклы тартмачык. 6-8 ел үскәннән соң гына, май ахыры – июньдә чәчәк ата. Орлыклары июнь-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Медицинада «салеп» дип йөртелүче киптерелгән яшь тамыр-бүлбеләрен кулланалар. Составында лайла, крахмал, шикәр, аксым һәм башка матдәләр бар.

Тамыр-бүлбеләрдән ясалган дарулар агуланганда, хроник гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте авыруларын дәвалау чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән