Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1679 елдан соң.

1629 елдан — дәүләт, 1654 елдан хәрби хезмәттә.

Вязьма (1638), Венёв (1641), Тобол (1643–44), Ливны (1647–49), Новгород (1657–61), Севск (1668–1669) шәһәрләрендә воевода.

1662–1668 елларда Казанда 1 нче воевода.

1663 елда баш күтәргән башкортларга каршы юнәлдерелгән яуларда, Кама аръягы иске чик сызыгын саклауда катнаша; илчелек хезмәтләренә билгеләнгән суднолар кирәк-яраклары сатып алу белән шөгыльләнә.

1667–1668 елларда Куракин С.Т.Разин җитәкләгән казак отрядлары белән көрәшә. Максаты «аларны Иделдән куу һәм диңгезгә уздырмау» була.

1669 елдан Мәскәүдә.

Әдәбият

Корсакова В.Д. Список начальствующих лиц в городах теперешней Казанской губернии. К., 1908;

Ермолаев И.П. Казанский край во второй половине XVI–XVII вв.: Хронол. перечень док-ов. К., 1980.

Автор  — Е.Б.Долгов