Каманың уң кушылдыгы.

Озынлыгы 52,3 км, бассейнының мәйданы 552 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Әрнәш авылыннан 3 км төньяктарак, тамагы Яңа поселогыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 173 м, тамагыныкы – 53 м. Елга бассейны ерымнар һәм сызалар белән нык кисешкән калкулыклы тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%.

Бөрсет елгасының 2 км дан алып 22,8 км га кадәр озынлыктагы 32 кушылдыгы бар, иң зурысы – Сон елгасы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2.

Бөрсетнең үзәне асимметрияле сул як яр битләре, биек һәм текә, елга тамагы өлешендә үзәннең киңлеге 2-3 км га кадәр. Тугае тар. Елга юлы бормалы, киңлеге 5-8 м. Елганың тирәнлеге 1-1,5 м га кадәр, сай урыннарда 0,3-0,7 м.

Елга режимы 1935 елдан башлап Урманчы авылы янындагы су үлчәү постында өйрәнелә. Агым тизлеге сай урыннарда 0,5-1 м/с, тирән урыннарда 0,2-0,3 м/с. Елга күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән сыйфатлана. Язгы ташу вакытына еллык су агымының 70% чамасы туры килә. Урманчы авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 3,3 м (максималь 4,9 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 170 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында башлана. Елга ноябрьнең беренче декадасында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 65 см га җитә. Елга тамагында су иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 1,43 м3/с. Урманчы авылы янында уртача еллык су чыгымы 2,55 м3/с тәшкил итә. Суның иң зур чыгымы – 274 м3/с – 1979 елның язында билгеләнә.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 150-250 мг/л, кышын һәм җәен 600 мг/л га кадәр.

Ташу вакытында елгада суның болганчыклыгы 1500 г/м3 га җитә. Елга утырмаларының уртача еллык күләме 130 мең т га тигез.

Бөрсет бассейнында гомуми күләме 1,9 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Бөрсет бассейнында ТРның табигать истәлеге Бөрсет ак чыршылыклары урнашкан.

Елга ТРның табигать истәлеге дип билгеләнгән (1978).