Зичәнең уң кушылдыгы (Зәй елгасы бассейны).

Озынлыгы 15,7 км, бассейнының мәйданы 104,3 км2. Елга башы Тукай районының Мусабай-Завод авылы янында, тамагы Зәй районының Бура Киртә авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 97 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Борды елгасының 1 дән алып 9,6 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 69 мм, ташу агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,065 м3/с.

Суы бик каты (язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Борда бассейнында гомуми күләме 2,6 млн м3 булган 5 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Түбән агымда Борда Баграж аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.