Зәй районының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Мәйданы – 41,8 мең га, шул исәптән урманнар – 16 мең га, күлләр – 400 га. Тыюлык территориясеннән Зичә, Бастырма елгалары ага.

1987 елда суер һәм кәҗәболаннарны саклау максатыннан оештырыла.

Поши, кабан дуңгызы, сирәк төрләрдән селәүсен, сусар саклана.