Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 368 км төньяктарак урнашкан. 1430 елда нигез салына.

Халкы – 95514 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1116 кеше (1959 елда – 1402, 1970 елда – 1456, 1979 елда – 1459, 1989 елда – 1545, 2002 елда – 1323 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

1989 елдан «Кардәшләр» татар-башкорт иҗтимагый үзәге эшли, аның каршында «Бәйрәм» ансамбле оештырыла. Сабан туе үткәрелә.