Сезонлы туң катлам эрегәндә, 2-3 тән 10-15° ка кадәр текәлектәге тау битләрендә бара.

Тизлеге буенча акрын (елына берничә см) һәм тиз (көчле) агымлы (елына берничә дм) солифлюкцияне аерып йөртәләр.

ТР территориясендә сөзәклекләрдә туң грунт эрегәндә, җир асты сулары өскә чыккан урыннарда, эрүче кар көртләре янында күзәтелә. Бозлык чорында мәңгелек туңлык шартларында солифлюкция барлык җирдә дә күзәтелгән, ә инде төньяк һәм көнчыгыш экспозицияләренең аз җылынучан һәм шул сәбәпле нык дымлы тау битләрендә көчлерәк барган. Шушы аермалыклар нәтиҗәсендә Татарстан территориясе өчен хас асимметрияле кече елга һәм сыза үзәннәре (карарга Сөзәклекләр асимметриясе) формалаша.

Солифлюкция калын (3-5 тән 30-35 м га кадәр) делювиаль-солифлюкцион сөзәклек утырмалары (шлейфлар) – саргылт-көрән яки коңгырт-көрән карбонатлы комсыл балчыклар барлыкка китерүче яссы юылу белән бара.

ТРның хәзерге заман рельефында солифлюкция мәйданы 30-35% ка җитә. Бозлык алды һәм бозлыгара шартларның дүртенчел чор дәвамында берничә тапкыр алышынуы аркасында бер-берсе өстенә капланган һәм күмелгән туфрак горизонтлары белән бүленгән 3-4 шлейф генерациясе формалашкан. Бу утырмаларда игенчелектә киң кулланылучы аеруча уңдырышлы туфраклар барлыкка килгән.

Комсыл балчыклар чимал буларак кирпеч җитештерүдә кулланыла.