Идел һәм Каманың сулъяк ярлары буенда, Чишмә елгасыннан көнбатыштарак урнашкан.

Мәйданы 13,8 мең км2.

Мәләкәс тектоник батынкылыгының төньяк өлешенә туры килә. Архей һәм түбән протерозой токымнарыннан торган кристаллик нигезе төньякта 1650-1700 м дан түбәндәрәк, көньякта 2000 м га кадәр тирәнлектә ята.

Палеозойның девон, ташкүмер һәм Пермь системасы, кайнозойның неоген һәм дүртенчел системасы утырма токымнары катламы белән капланган. Девон һәм ташкүмер утырмалары составында – известьташлар, терриген комташ горизонтлы доломитлар, алевролит һәм аргиллитлар. Түбән Пермь токымнары известьташлардан, гипс һәм ангидрит катламлы һәм линзалы доломитлардан гыйбарәт. Түбән Пермь токымнарының юылган һәм карстланган өске катламында Пермь системасының югары бүлегендәге Уфа, Казан һәм Татар яруслары утырмалары ята. Уфа ярусы утырмалары – кызыл төстәге комташлар һәм балчыклар – төбәкнең көнчыгыш өлешендә, түбән Казан известьташлары, доломитлар һәм балчыклар бөтен җирдә таралганнар. Көнбатышта югары Казан утырмалары известьташ, доломит һәм гипслардан тора, көнчыгышта исә алар Бәләбәй свитасының комташлары, конгломерат һәм балчыклары белән алышына. Өстәрәк Татар ярусының төрле төстәге балчыклары, мергельләр, комташлар һәм конгломератлар ята, алар Көнбатыш Кама аръягының үзәк һәм көнчыгыш өлешләрендә күп кенә субүләрләр төзиләр. Югары Пермь утырмаларының гомуми калынлыгы 300-400 м га кадәр. Аларның эрозияле тигезсез өске катламында неоген һәм дүртенчел системаларның балчык, комсыл балчык, ком һәм чуерташлары ята. 200-300 м га кадәр калынлыктагы неоген утырмалары Идел, Кама һәм аларның кушылдыкларының борынгы үзәннәрен түши, барлыкка килүләре буенча алар күл һәм елгаларга бәйле, Каспийның акчагыл трансгрессиясе утырмаларының 10-20 м калынлыктагы горизонтына ия. Дүртенчел система утырмалары, нигездә, барлык үзәннәрдә елга террасаларын сөзәк тау битләренең делювиаль-солифлюкцион шлейфларын, субүләрләрдә эол капламнары комплексын төзи.

Көнбатыш Кама аръягы рельефы тирән булмаган үзәннәр, сызалар һәм ерымнар белән бүлгәләнгән уйсу тигезлектән гыйбарәт. Рельефның абсолют биеклеге 53-243 м, уртача 120 м. Биеклеге, килеп чыгышы һәм яше буенча рельефның өч баскычы билгеләнә. Көнбатыш – иң түбән (биеклеге 120 м га кадәр), дүртенчел системаның Идел террасалары комплексы белән барлыкка килгән; үзәк (160-200 м) – денудацион-аккумулятив, нигездә, Татар ярусы һәм плиоцен токымнарыннан тора; көнчыгыш (200-243 м) – денудацион, югары Пермь токымнарында хасил була.

Көнбатыш Кама аръягы өчен ТРдагы ерымнар челтәре тыгызлыгының иң түбәне (0,09 км/км2) хас, сызалар челтәре тыгызлыгы 0,63 км/км2 га җитә.

Үзәк һәм көнбатыш өлешләрдә еш кына сазлыклы, суффозион-карстлы иңкүлекләр һәм упкыннар күп. Куйбышев сусаклагычының ярлары урыны белән (Спас районы Балымер һәм Полянка авыллары участогында, Актай елгасы тамагыннан төньяктарак һәм башкалар) абразияле.

Көнбатыш Кама аръягының климаты җылы һәм аз дымлы җәй, уртача салкын һәм чагыштырмача карлы кыш белән аерыла. Гыйнварның уртача температурасы көнбатышта -13,5°C тан көньяк-көнчыгышта -14,3°C ка кадәр, июльдә – көньяк-көнчыгышта 19°C тан көнбатышта 19,6°C ка кадәр үзгәрә, абсолют минималь –50°C (1942, Чулпан), абсолют максималь 39°C (1971, Аксубай). Бик салкын көннәр (-35°C һәм түбәнрәк) Нурлат районында күзәтелә – кышкы чорда уртача 3 көн. Салкын булмаган чорның озынлыгы 120-140 көн. Еллык явым-төшемнәрнең күләме 460-500 мм, шуның 310-340 мм елның җылы чорына туры килә. Кар капламының калынлыгы 35-45 см.

Гидрографик челтәр елга, күл һәм сазлыклардан гыйбарәт. Төбәк көнбатыштан Идел, ә төньяктан Кама, көнчыгыштан Чишмә елгалары белән юыла. Аеруча зур агымлы сулар: Олы Чирмешән, Актай, Олы Сөлчә. Елга челтәренең уртача тыгызлыгы 0,27 км/км2, бу Татарстанда иң түбән күрсәткеч. Элекке елга юлында сакланып калган һәм суффозион-карстлы күлләр күп. Елга үзәннәрендә һәм үзәктәге түбәнлекләрдә – сазлыклар, шул исәптән Кече Чирмешән елгасы үзәнендә Татар Әхмәте торфлы сазлыгы урнашкан.

Күбесенчә уртача катламлы һәм уртача гумуслы селтесезләнгән кара туфраклар өстенлек итә; зур мәйданнарда, аеруча субүләрләрдә соры һәм куе соры урман туфраклары таралган. Сөрүле авыл хуҗалыгы җирләре 76-85% мәйданны били. Урманнар күбрәк көньяк-көнчыгышта сакланган. Урманлылык Нурлат (38,8%), Чирмешән (24,2%) районнарында югары, Спас (8,6%) һәм Чистай (6,6%) районнарында түбән.

Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарында нефть чыгару эшләре бара. Бентонит балчыгының зур (Россия күләмендә) чыганаклары (Югары Нурлат, Тарн-Вар, Березовка) эшкәртелә. Төбәк кирпеч балчыклары белән яхшы тәэмин ителгән, зур чыганаклар Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай торак пунктлары янында. Россиядә бердәнбер булган мәрмәр ониксы – Пичкас чыганагы табылган. Ком чыгару перспективалы (Болгар шәһәре, Әлки районы Каракүл авылы янында). Торф чыганаклары (Аппак, Кады, Калинка) бар.

Көнбатыш Кама аръягының күп кенә табигать объектлары аеруча сакланулы территорияләр буларак билгеләнгән, алар исәбендә табигать тыюлыклары – Ивановский наратлыгы, Коржинский сөзәклекләре, табигать истәлекләре – Татар Әхмәте торфлы сазлыгы, «Спас» тыюлыгы, шулай ук елгалар – Олы һәм Кече Чирмешән, Олы һәм Кече Сөлчә, Талкишка, күлләр – Атаман күле, Исемсез күл, Чистакүл, Чуртан күле (Спас районы), Упкын күле (Алексеев районы), Каракүл (Нурлат районы).

Көнбатыш Кама аръягының үзәк өлешендә Биләр аучылык тыюлыгы урнашкан.