Эчтәлек

Биографиясе

1870 елның 4 июне, Полтава губернасы, Лубенск өязе Тимки авылы – 1944 елның 21 апреле, Хорватия, Загреб шәһәре.

Петербург университетын тәмамлый (1893).

1893–1894 елларда Юстиция министрлыгында, 1894–1898 елларда Сенатның җинаять-кассация департаментында хезмәт итә. 1898–1900 елларда Чернигов округ мәхкәмәсе прокуроры урынбасары. 1900–1904 елларда Лубенск өязенең земство башлыгы, 1904–1906 елларда Полтава губернасында күченеп килүчеләр һәм җир эшләре идарәсе әгъзасы.

1906–1912 елларда Саратовта вице-губернатор, 1912–1913 елларда – Гродно, 1913–1917 елларда Казан губерналары губернаторы.

Ул губернатор булганда 1914 елда Казан кулланучылар җәмгыяте, 1915 елда Казан хәрби-сәнәгать комитеты оештырыла. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Казан губернасында ир-атларны армиягә мобилизацияләү, фронтны азык-төлек һәм фураж белән тәэмин итү, эвакуацияләнүчеләрне һәм санитар частьләрне урнаштыру, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм оештыру, бәяләрне көйләү белән шөгыльләнә, товарларның кыйммәтләнүенә каршы көрәшә. 1914 елдан авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм итү буенча Казан комитеты, 1917 елда Казан очучылар җәмгыяте рәисе.

Казанда Инвалидлар йортын төзүгә (1915), «Камско-Волжская речь» газетасын яңадан чыгара башлауга (1916) булышлык итә. Казан губернасы гыйльми архив комиссиясен төзүгә (1916) ярдәм күрсәтә.

Февраль революциясеннән соң вазифаларыннан читләштерелә. 1917–1918 елларда Пятигорск, аннан соң Полтава шәһәрләрендә яши. Новороссийскта Россия Кызыл Хач җәмгыятенең баш вәкиле ярдәмчесе була.

1920 елдан Югославиядә эмиграциядә яши: 1921–1936 еларда Загреб шәһәрендә Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе; бер үк вакытта 1930–1935 елларда Загреб шәһәрендәге Рус иҗтимагый оешмалары берләшмәсе рәисе.

Автор – Е.Б.Долгов