Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннана ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елда “Берлек” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1943 елдан –“Бакчасарай” колхозы, 1952 елдан – “Трактор” колхозы (Яңа Сәрдек авылы), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1994 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, (2003 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2015 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта мәчет (2008 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 112,
1949 елда – 91,
1958 елда – 94,
1970 елда – 121,
1979 елда – 109,
1989 елда – 86,
2002 елда – 92,
2010 елда – 91,
2017 елда – 89 кеше (татарлар).